+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
27 март 2018, 12:36

Сәхнәдә—Таулар үзешчәннәре

Район театр фестивале чикләрендә Таулар Мәдәният йорты коллективы М.Шамхаловның «Каенана» спектаклен күрсәтте

Комедиядә вакыйгалар гади гаиләдә бара, ә нигезендә көнкүреш низагы ята. Безнең чор өчен бик актуаль тема бу.
Каенана Җәннәтбану килене Сәгыйдәдән һич канәгать түгел. Улы Аяз әнисе белән күпме генә сөйләшмәсен, берни дә үзгәрми. Поликлиникада стоматолог булып эшләүче килен кайчак өй эшләрен башкарырга өлгерми. Каенанага килененең бер эше дә ошамый. Яшь иргә ярдәм итү өчен, аның дусты Илдар хәйлә корырга —берникадәр вакытка Сәгыйдәне каядыр җибәреп, аның урынына каенанага баш бирмәстәй, хәтта аңардан уздырып җибәрүче яшь кәләш Афәт-Зарифаны алып кайтырга киңәш бирә.
Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Газизова үзешчән артистларны, костюмнарны, декорацияне җентекләп сайлаган, музыкаль бизәлеш турында да онытмаган.
Каенана ролен балачактан сәнгатькә гашыйк кеше Динә Галикәева башкарды. Килен—Алина Шаһапова сәхнәдә тәүге адымнарын гына ясаса да, үзен ышанычлы тотып, тамашачыларның күңелен яулады. Күршеләр Мөлаем һәм Хәтирә рольләрен сәхнә ветераннары Финә Вахитова һәм Финария Хәйруллина бик оста башкардылар. Лиза Сабирова (яшь килен) мәктәптә укыганда ук Мәдәният йортының драма коллективына йөри.
Рөстәм Шаһапов һәм Филүс Зиннәтуллин сәхнәгә тәү тапкыр чыгуларына карамастан, тамашачыларның көчле алкышларына лаек булдылар. Илдар ролен башкарган мәдәният хезмәткәре Салават Әсфәндияров спектакльне әзерләүгә күп көч салган.
Артистларның чагу һәм оста чыгышы, шулай ук геройлар образларын үзенчәлекле ачып бирүләре нәтиҗәсендә, спектакль залда утыручыларга бик ошады. Тамашачылар аны рәхәтләнеп карадылар.
Гүзәл ГАЛЛӘМОВА, район Мәдәният йортының методика кабинеты мөдире.
Читайте нас: