+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
22 март 2018, 13:13

Җырым— күңел канатым

Район Мәдәният йортында Бүздәк районыннан чыккан авторлар, композиторлар җырларын башкаручыларның «Җырым— күңел канатым» конкурсы үтте.

Номинацияләрдә катнашучылар 12-17 яшь, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр төркеменә, солистларга, вокаль коллективларга бүленде.
Бу көнне район Мәдәният йорты сәхнәсендә якташ авторлар, композиторлар Илдар Шәрипов, Резеда Бүләкова, Ирик Сакаев, Фларит Сәйфетдинов, Марат Моратов, Фәнүз Миңнеголов, Ирек Габдрахманов, Эдуард Хөснетдинов, Шаһит Рәхмәев, Илфат Хәбиров җырлары яңгырады. Һәр чорның—үз геройлары, туган җирләре алар белән горурланырга хаклы, дигән хакыйкатьне беркем дә инкарь итмәс. Җырларны башкару барышында экраннан авторларның фотографияләре күрсәтелде. Залдагылар талантлы якташлары белән горурланып утырдылар. Чараны алып баручылар Гүзәл Галләмова һәм Раушания Гыйльманова номерларны тәкъдим итеп, җыр авторы һәм башкаручылар, аларның казанышлары, уңышлары хакында җентекләп сөйләделәр.
12-17 яшь номинациясендә гран-прины Ирик Сакаевның «Бүздәгемнең чияләре» җырын башкарган Ангелина Гайнанова яулады.
Диана Үтәшева Фларит Сәйфетдиновның «Җырламый ничек түзим» җыры белән беренче урынга лаек булды. Аяз Әхмәтов Эдуард Хөснетдиновның «Бүздәгем» җырын башкарып, икенче урынны, Айнур Кинзикиев Марат Моратовның «Туган телем» җыры белән өченче урынны яуладылар.
18 яшь һәм аннан өлкәнрәк номинациясендә гран-прига Марат Моратовның «Юксыну» җырын башкарган Римза Мөхәммәтҗанова лаек булды. Зилә һәм Лиана Гайнановалар Ирик Сакаевның «Кичке уен» җырын башкарып, беренче урынны яуладылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. Үзе язган «И соловьи опять споют для нас» җырын (Шаһит Рәхмәев көе) башкарган Светлана Мәрвәева икенче урынга лаек булды. Сәрия Галимова Фәнүз Миңнеголовның «Туган як» һәм Рәзил Ганиев Фларит Сәйфетдиновның «Ялгыз балан» җыры белән өченче урынны бүлештеләр.
Вокаль коллективлар арасында беренче урынны «Түреш кызлары» (җитәкчесе Фәнүзә Әхмәтшина) яулады. Бу коллектив Резеда Бүләкованың «Түрешем» җырын башкарды.
Түреш Мәдәният йортының «Асылъяр» фольклор коллективы Ким Ямалиев сүзләренә Илфат Хәбиров көй язган «Бүздәгем» җыры өчен икенче урынга лаек булды. Өченче урында—Күзәй Мәдәният йортының «Саф хисләр» вокаль коллективы (җитәкчесе Ильзира Булатова). Илдар Шәриповның «Бүздәк чияләре»н башкардылар алар.
Алина Сәитова, Лиана Батырова, Зәлия Ризванова, Эльвина Зиннәтуллина, Алия Яминева, Аделина Моратова, Нур Ахунов, Роза Шәрипова, Рәмзия Рәхмәева һәм Светлана Мәрвәева дуэты, бәйгедә актив катнашканнары өчен, дипломнар белән бүләкләнделәр.
Программа кунагы Фән Миңнеголов Марат Моратовның «Әнием фатихасы» җыры өчен махсус дипломга лаек булды. Бу көнне Илфат Хәбиров конкурстан тыш тамашачыларга «Бәхет гөле» җырын бүләк итте. Лилия Муллаянова «Сөеп сөелер чак кына» җырын башкарды. Фларит Сәйфетдинов тамашачылар хөкеменә «Ишектә һаман шул йозак» дигән өр-яңа җырын тәкъдим итте. Резеда Бүләкова туган як турында матур композицияләр башкарды. Марат Моратов «Исле үлән» дигән яңа җыры белән чыгыш ясады.
Нур Ахунов пәрдә артында шушы бәйрәмгә багышланган шигырь иҗат итте, Бүздәктә күренекле якташларыбызның лаеклы дәвамчылары булуга соклануын белдерде. Район хакимияте башлыгы урынбасары Гөлфия Габдрәфыйкова тамашачыларга өч сәгать дәвамында күңелле ял бүләк иткән авторларга, композиторларга, җырчыларга рәхмәт белдерде. Бу көнне рәхмәтле тамашачылар артистларны көчле алкышлары белән хөрмәтләделәр һәм бик озак сәхнәдән җибәрмәделәр. Бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте. «Концерт матур, чагу, үзенчәлекле булды, дип тәэссоратлары белән уртаклаштылар»,—дип өстәде сценарий авторы Гүзәл Галләмова.
Җыр бәйрәме якташыбыз, республикада үткән күпсанлы конкурслар лауреаты Сирдәр Оразморадовның чыгышы белән тәмамланды. Алып баручылар киләсе елда да шундый җыр бәйрәме үткәрү теләген белдерделәр.
Л.ХАННАНОВА.
Читайте нас: