+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
21 март 2018, 17:16

“Китап” нәшриятында тантана үтәчәк

23 мартта Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишеваның тууына 110 ел, предприятиегә аның исеме бирелүгә 10 ел тулу уңаеннан “Китап” нәшриятында тантаналы чара үтәчәк.

13 сәгать 30 минутта Зәйнәп Биишева һәйкәленә чәчәкләр салыначак, 14 сәгатьтә төп чара узачак.
Тантанада Башкортстанның халык шагыйре, Зәйнәп Биишева исемендәге премия лауреаты Кадим Аралбаев, шулай ук Зәйнәп Биишева исемендәге премия лауреатлары Галия Галимова, Зөфәр Тимербулатов, язучының оныгы Таһир Әминев, якташлары – Күгәрчен районы вәкилләре, язучылар, галимнәр, студентлар һәм журналистлар катнашачак.
Читайте нас: