+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
13 март 2018, 14:28

Парлы гомер—иң зур бәхет

Шушы көннәрдә авылыбыз Мәдәният йортында Гаилә елына багышланган “Иң бәхетле парлар” кичәсе үтте.

Авылыбызның яше дә, карты да Мәдәният йортына агылды.

Кичәне алып баручы Рәсимә Ансар кызы Җиһаншина бәйрәм тантанасын ачып, гаилә юбилярлары белән таныштырды. Мияссәр абый белән Малия апа Акчуриннар бергә яшәүләренең 55 елын—зөбәрҗәт туйларын, Исламгали абый белән Люция апа Караголовлар—алтын туйларын бәйрәм иттеләр.

Әкрен генә уйнаган музыка астында, кулга-кул тотынышып, бәйрәмчә киенгән юбилярлар сәхнә түреннән урын алалар.

Канлы-Төркәй авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гали Барый улы Шагалиев юбилярларга Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Хәмитов һәм Бүздәк район хакимияте башлыгы А.Арслановның, авыл биләмәсе хакимиятенең Котлау хатларын һәм бүләкләр тапшырды.

Тату гаиләнең нигезе—ихлас мәхәббәт, сабырлык, ышаныч, тугрылык. Бер-береңне аңлап, яратып яшәгәндә генә көмеш, алтын, бриллиант туйларга җитәргә мөмкиндер ул.

Мәдәният йорты хезмәткәре Вәзир Шәймәрданов башкаруындагы җыр бәхетле парларга бәйрәм бүләге булып яңгырады.

Мияссәр абый белән Малия апа тормыш дигән киң юлдан тайпылмыйча, 55 ел буе аны тату, матур үттеләр. Тормышның төрле чаклары булгандыр. Бер-берсенә булган йөрәк җылысын сүндерми яши белүләре белән үрнәк алар яшьләргә. Мияссәр абый гомере буе совхозда механизатор булып эшли. Малия апа да тырыш хезмәткәр була: сыерын да сава, бозау да карый, чөгендерен дә утый. Алар өч бала —бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары хәзер үзаллы дөнья көтәләр. Бүгенге көндә дә юбилярлар Теләкәй-Кыбауда бик матур яшиләр, ихата тулы кош-корт, матур бакча үстерәләр. Җәй җитү белән, йорт –ихаталары оныкларының шат тавышына тула. Үзләренә алмашка аларның алты оныклары үсеп килә. Бәхетле парларыбызны котлап, Канлы-Төркәй Мәдәният йорты хезмәткәрләре Марат һәм Заһидә Кәримовлар матур җыр бүләк иттеләр.

Дөньяның матурлыгын тоеп, тормышның кадерен белеп яшәүче матур пар ул Исламгали абый белән Люция апа Караголовлар. Исламгали абый гомере буе Таллыкул авылында электрик булып эшли, ә Люция апа мәктәптә балаларга белем бирә. Алар хәзер икесе дә лаеклы ялдалар. Өч ул, бер кыз үстерделәр. Олы уллары үзләре белән бергә яши, ике уллары Таллыкул авылында үз гаиләләре белән дөнья көтәләр. Кызлары Алсу гаиләсе белән Уртакүлдә яши. Караголовларның 8 оныклары бар. Бүгенге матур бәйрәмнәре белән котлап, юбилярлар хөрмәтенә Зәйтүнә Хәсәнова башкаруында җыр яңгырады.

Олы шатлыкларын уртаклашырга килгән туганнары, балалары һәм авылдашлары да аларга күңел түреннән чыккан сүзләрен җиткерделәр. Рәйсә апа Булатова, Финат Маннанов башкаруындагы җырлар бәйрәмгә ямь өстәде.

Ихтирамга һәм мактауга лаеклар безнең хөрмәтле юбилярларыбыз. Тормыш юлларында очраган авырлыкларны да, шатлыкларны да уртак итеп, бер-берсенә терәк булып, матур гомер юлы узганнар алар. Алтын, зөбәрҗәт туйларына җиткән әлеге матур парлар бүген дә яшьлек ямен югалтмыйча, үзләре биргән дөрес тәрбия җимешләрен татып, бәхетле картлык кичерәләр. Шушы матур тормышларының рәхәтен күреп, тагы да озын-озак гомер итәргә насыйп булсын аларга.

Шушы теләкләрне куәтләп, Вәзир Шәймәрданов һәм Рәсимә Җиһаншина башкаруында “Гомерләр балкышы” дигән матур җыр яңгырады.

Зөлфия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Читайте нас: