+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
5 март 2018, 14:16

Күңелләргә илһам өстәлде

Бүздәк районының үзәкләштерелгән китапханәсе хезмәткәре Ләйлә Фадик кызы шалтырата.

—Асия апа, безне Благовар районы «Сәхипъҗамал» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фиюза Риф кызы шигърият бәйрәменә очрашуга чакыра, бик күңелле булачак, ди. Әйдәгез, барыйк,—ди.
—Ә ничек барабыз?
Өлкән кешенең беренче соравы инде бу.
—Кайгырмагыз, җитәкчебез Зөлфия Мидхәтовна алып бара, Фәнирә апа Мансапова да бара, — ди.
Рухи азык биргән, илһам чыганагы булган бәйрәмгә барырга бик риза булдым һәм чиксез шатлык кичердем. Без анда үткән елларда Бүздәктә үткән шигърият бәйрәмендә очрашкан Благоварның талантлы шагыйрәләре Венера Батыр кызы Асаева, Рәхилә Хәлил кызы Биглова, Сәрия Карип кызы Гафарова, Саҗидә Хәлил кызы Ибраһимова, Фәнирә Габделхәй кызы Ибраһимова, Әнисә Әгъләм кызы Имаева, Гәүһәр Фәйзулла кызы Йосыпова, Өммикамал Сөләйман кызы Шәрәфетдинова белән кабат күрештек. Һәр шагыйрә үзе хакында сөйләгәндә, аларның иҗат һәм тормыш юлы белән мультимедиа аша Фиюза Риф кызы Буранголова таныштыра барды. Ханымнарның эчтәлекле, фәһемле, тормышчан шигырьләрен Башкортстанның мәгариф отличнигы, башкорт теле укытучысы Гөлчирә Хөрмәт кызы Әхмәтшина белән Благовар район Советы депутаты, район газетасы хезмәткәре, яшь шагыйрь, «Бер мизгел нибары» китабы авторы Нурлан Рәшит улы Ганиев йөрәкләргә үтәрлек, тәннәрне чемердәтерлек итеп, хисләнеп укыдылар. Шигърият бәйрәме Уфадан килгән Башкортстанның халык артисты Илдар Гомәров, Эльмир һәм Гөлназ Газизуллиннар, Радик Динәхмәтов, Чакмагыштан аталы-уллы Радик һәм Ленар Шәймөхәммәтовлар, Бүздәк егете, җырчы һәм композитор Илдар Шәрипов, Венера ханым Асаеваның чыгышлары, Гәүһәр ханым Йосыпованың үзе иҗат иткән җырлары белән үрелеп барды. Керү ирекле булгангамы, рухи дәрт, илһам алу теләгенең зурлыгымы—Языковоның бик матур, зур Мәдәният йортында алма төшәр дә урын юк иде. Һәр чыгыш саен зал көчле алкышлардан тибрәнгәндәй булды. Чагу, матур күлмәкләрдә сәхнәгә сигез ана, дәү әни, укытучы-тәрбияче шагыйрәләр чыгып баскач, зал көчле алкышларга күмелде.
Шагыйрәләрне котларга, бәйрәм тамашасын күрергә Уфадан Башкортстанның татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы «Сәхипъҗамал» җитәкчесе Динә Гайнелбаян кызы Морзакаева, Уфа районының «Сәхипъҗамал» оешмасы җитәкчесе язучы, хаҗия Дилә Хәмзә кызы Булгакова, Мәгариф министрлыгы вәкиле Флүсә Сөләйман кызы килгәннәр. Алар Фиюза Риф кызына зур рәхмәтләрен әйтеп, китапханәгә Дилә Булгакова китапларын һәм бүләкләрен тапшырдылар. «Курай» теле каналында барган «Йөрәк сүзе» проекты авторы Наилә Сәфәргалиева, редакторы Зилә Дибаева, шагыйрә-ханымнарның шигырьләрен югары бәяләп, «Йөрәк сүзе» тапшыруында катнашырга чакырдылар, «Благовар хәбәрләре» газетасы редакторы Лира Гафарова ханымнарның бик актив, хезмәт сөйгән, балалар үстергән үрнәкле гаиләләрдән булуын билгеләде, аларга тирән эчтәлекле Рәхмәт хатлары, язучы өчен бик кирәкле бүләк-блокнотлар тапшырды. Бу кичәдә чәчәкләрнең күплегенә хәйран каласы да түгел, чөнки һәр чыгыш күңелләргә барып җитеп, йөрәкләрне кузгатты, күзләргә соклану яшьләре китерде. Күңелгә ак нур, илаһи матурлык биргән бу шигърият бәйрәменең һәр мизгеле БСТ каналы операторлары игътибарында булды.
Бәйрәм мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. Чишмәдән килгән кунаклар, шагыйрә-ханымнар, артистлар белән бергә без дә табын түрендә булдык. Уен-көлке, мәзәк сүзләр чәй табыны артында да тынып тормады.
Бүздәк кызы, үзебезнең авылда эшләп киткән Фиюза Риф кызы Буранголова адресына әйтелгән бик күп мактау сүзләре ишетеп, якташыбыз өчен горурлык хисе кичердек.
Күңелләрдә уелып калган матур бәйрәм тәмам, без юлда. Зөлфия Мидхәтовнаны шофер булып туган диярсең. Зур осталык белән безне алып кайту гына түгел, Фәнирә апаны илтеп куйгач, мине дә Шланлыкулга өемә кадәр кайтарды. Хатын-кызлар—ил терәге, гаилә тоткасы, матурлык, тырышлык алиһәләре. Ана да, шагыйрь дә, тырыш хезмәткәр дә, шофер да...
Рәхмәт сезгә, кызлар! Шундый булганыгыз өчен рәхмәт.

Асия САКАЕВА, авыл хәбәрчесе.
Шланлыкул авылы.
Читайте нас: