+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
8 февраль 2018, 12:07

Яңа музыкаль проект ачыла

Владимир Спиваковның Башкортстандагы хәйрия фонды яңа проектка сайлау этабын игълан итә. Ул “Башкортстанда Владимир Спиваков фонды академиясе” дип атала.

Академиядә республика районнары һәм шәһәрләреннән 11-17 яшьлек, музыка, рәсем сәнгате белән шөгыльләнгән талантлы балалар катнаша алачак.
Гаризалар Академиянең рәсми сайтында (афсрб.рф) 28 февральгә кадәр кабул ителә.
Академия Уфада 31 марттан 8 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
1 апрельдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында проектны ачу тантанасы үтәчәк.

Читайте нас: