-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Культура
11 гыйнвар 2018, 11:48

“Крещение салкыннары” кызу булмакчы!

“Крещение салкыннары” эстрада җыр һәм бию конкурс-фестивале гаризалар кабул итә.

Бу чара республикада быелгы конкурс сезонын ачучы беренче бәйге булып тора. Яшь музыкантлар, җырчылар, эстрада төркемнәре һәм биючеләр Бөре шәһәре Мәдәният сарае сәхнәсендә 18-20 январьда җыелачак.


Быел конкурс 24нче тапкыр уза, статусы төбәкара булып үзгәреп, катнашучылар географиясе киңәячәк.
“Крещение салкыннары-2018” өч аерым конкурсны (вокал, хореография, вокал-уен кораллары ансамбльләре) берләштерә.
Элегрәк катнашучыларның яше 16дан 35кә кадәр чикләнсә, хәзер җырчылар — 35тән, ә биючеләр 14 яшьтән өлкәнрәк тә булырга мөмкин. Вокал-уен кораллары коллективларына исә бөтенләй яшь буенча киртәләр юк.
Бу елның тагын бер яңалыгы — эстрада җыры буенча семинар һәм осталык дәресләре үткәрү. Алар 17 январьда узачак.
Төбәкара эстрада җыры һәм бию конкурс-фестивале 18 январьда, 11 сәгатьтә ачылачак. Чара ике гала-концерт белән тәмамланачак.
Гаризаларны 15 январьга кадәр kreshmorozy2018@mail.ru, gukrcnt@mail.ru электрон адресларына җибәрергә кирәк.
Тулырак мәгълүмат өчен телефоннар: 8 (347) 289-66-96, 8 905 355 44 20.

Читайте нас