+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
21 декабрь 2017, 18:56

Башкорт телесериалын карагыз!

Бүген, 21 декабрьдә, БСТ телеканалында 21.00 сәгатьтә башкорт телендә беренче яшьләр телесериалы күрсәтелә башлаячак.

Ул “Бирешмә!” дип атала. 10 сериядән торган әлеге фильмны ике ел дәвамында республиканың һәм илнең төрле төбәкләрендә төшергәннәр.
Төп рольләрдә, әлбәттә, яшьләр — “Тамыр” студиясендә тәрбияләнүчеләр Динар Гыймадиев, Хәйдәр Вәлиев, Гәлсәр Байгускарова, Гөлгенә Бәһаветдинова.
Шулай ук, мәктәп укучылары белән бергә фильмда Башкортстанның халык артистлары Илдар Гомәров, Вәкилә Калмантаева, Рушана Бабич, актерлар Рәмзил Сәлмәнов, Артур Кунакбаев, Урал Әминев төшкәннәр.
Режиссер — Гөлчәчәк Игебаева. Сценарий авторлары — Гөлназ Колсарина белән Зөһрә Буракаева.

Читайте нас: