+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
20 декабрь 2017, 13:11

Республиканың оештырылуы

Бүген 20 декабрьдә Уфа сәнгать галереясендә “Республиканың оештырылуы” дигән күргәзмә ачыла. Ул Башкортстан оештырылуның 100 еллыгына багышлана.

Экспозициядә сынлы сәнгать, графика, бизәү-кулланма сәнгате әсәрләре куела. Проектта Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Межгорье, Ишембай, Бөре, Мәләвез, Әбҗәлил, Кырмыскалы һәм Зианчура районнары рәссамнары катнаша.
Күргәзмә Башкортстан тарихында мөһим датаны билгеләүгә әзерлекнең беренче этабы булып тора. Кайбер тематик әсәрләр 2018 елда Русия төбәкләрендә үтәчәк «Зур Идел XII» һәм «Урал XII» төбәкара сынлы сәнгать күргәзмәләренә куелачак.
“Республиканың оештырылуы” күргәзмәсе 2018 елның 9 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Адресы: Уфа шәһәре, Революция урамы, 34.
Читайте нас: