+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
7 декабрь 2017, 13:30

Уфада республика музыкаль конкурсының Гала-концерты үтте

Традициягә әйләнеп киткән, һәвәскәр башкаручылар талантын ачуга багышланган, елдан-ел танылу ала барган проектта ул оештырылганнан алып 200дән артык кеше финалга чыккан.

Аларның барысын да җыр сәнгатенә, туган җире, халкына булган сөю берләштерә. Фәридә Кудашеваның җырлары, Бәхти Гайсин иҗат иткән көйләр төрле яшьтәгеләр күңелендә истәлекле ядкарь булып саклана, дуслыкка, бердәмлеккә, матурлыкка өнди.
“Ике аккош” җыр бәйгесе җиңүчеләре иң чагу, иң матур чыгышларын Уфа тамашачына тәкъдим итте. Чарага килгән мәртәбәле кунаклар – Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, мәдәният министрының беренче урынбасары Валентина Латыйпова, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары – Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Әмир Ишемгулов, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Римма Үтәшева, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов аккошлардай соклангыч ике шәхеснең моңы һәм иҗатының халыклар дуслыгы күперен ныгытучы күркәм чара булуын билгеләде, әһәмиятен ассызыклады.
— Күпмилләтле Башкортстан мәдә­ниятенең ике аккошы булган Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин исемен йөрткән, аларның җырларына багышланган бу бәйге республикада бик матур традициягә әйләнә бара. Чынлап та, ул ел саен яшәешебезне күркәмли, чөнки чын моң, хакыйкатькә, тугрылыкка, матурлыкка, яхшылыкка, дуслыкка өндәгән җырлар бар икән, димәк, тормышыбызда тынычлык, һәрвакытта да милләтебезгә карата ихтирам, тигез итеп карау булачак, — диде Зөһрә Рәхмәтуллина.
Римма Үтәшева проектны югары дәрәҗәгә күтәрүдә яклау һәм хуплау тапкан өчен республика җитәкчелеге, район хакимиятләре, шулай ук партнерлар – Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Республика халыклары ассамблеясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, җиңүчеләрне тәбрикләде.
Рәсми өлештән соң, җиңүчеләрнең исемнәре аталды, алар чыгыш ясады. Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган “Ике аккош” республика җыр конкурсында вокал буенча Гөлназ Фәхретдинова (Авыргазы районы), Айгөл Газиева (Чишмә районы), Нәгыйм Нуриманов (Күгәрчен районы), Диләрә Габдрәфыйкова (Уфа шәһәре) – беренче, Илмир Рәхмәтуллин (Чишмә районы), “Энҗе” халык вокал ансамбле (җитәкчесе Альбина Хәйруллина, Бүздәк районы), Резеда Рәҗәпова (Авыргазы районы) — икенче урын алды, өченче урынны Кадрия Исламова (Уфа шәһәре) белән Рәмзия Гыйбашева (Бүздәк районы) бүлештеләр.
Республика җыр сәнгатен үстерүгә, яшь талантларны ачыклауга, ватанпәрвәр­лек рухын тәрбияләүгә зур өлеш кертүче “Ике аккош” республика җыр конкурсы проекты тамашачы күңелендә матур тәэссоратлар калдырды. Проектның абруе киләчәктә тагын артыр, чит якларда да даны яңгырар дигән өмет зур.
Читайте нас: