+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
29 ноябрь 2017, 13:31

Башкортстан кызы финалда!

“Синяя птица” Бөтенрусия конкурсында катнашучы Учалы районының Яңа Бәйрәмгол авылы кызы Ләйсән Золотарева финалга үтте.

9 яшьлек “оркестр-кыз” бәйгедә “Урал-батыр” эпосыннан өзек һәм башкорт халык җыры “Сыңрау торна”ны башкарып, жюри әгъзаларын үзенчәлекле тавышы һәм берничә уен коралында уйный белү сәләте белән таң калдырган.
Яшь талантлар көч сынашкан программа күрсәтелгәч тә, атна буена тамашачылар үзләренә ошаган катнашучы өчен сайтта тавыш бирде.
Тамашачылар ике лидерны алга чыгарды, алар — Ләйсән Золотарева белән Варвара Гордеева. Нәтиҗәдә, кызларның икесе дә финалга
үтте.
Читайте нас: