+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
28 ноябрь 2017, 12:43

"Ике аккош" сезне көтеп кала

2нче декабрьдә 16.00 сәгатьтә Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясенә (Уфа шәһәре, Гоголь урамы, 58) рәхим итегез! Керү бушлай!

Биредә "Ике аккош" конкурсының йомгаклау концерты узачак, анда сайлап алу турын уңышлы үткән бәйгечеләр чыгыш ясаячак.
«Ике аккош» республика музыка конкурсы Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте башлангычы белән инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Ул Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатларына багышланган. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятеннән хәбәр итүләренчә, быел сайлап алу турында иллегә якын конкурсант катнашкан. Аларның чыгышына Айдар Галимов, Роберт Тимербаев, Фәридә Тимербаева, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар бәя биргән.
Вокал номинациясендә Нәгыйм Нуриманов, Айгөл Газиева, Диләрә Габдрәфыйкова, Илмир Рәхмәтуллин, Рәмзия Гыйбашева, Резеда Рәҗәпова, Кадрия Исламова, Гөлназ Фәхретдинова һәм Бүздәк районы «Энҗе» халык вокаль ансамбле финалга чыккан.
Уен коралларында уйнаучылардан Рәүф Хөснуллин, Таһир Шаһивәлиев, Рамил Мөлеков, Р. Гыймранов һәм Н. Вәлиев, Г. Газиев һәм Ф. Гайсин дуэтлары, Дүртөйле музыка мәктәбе укытучылары ансамбле, Авыргазы районы «ТОСМА» баянчылар коллективы, Бүздәк районы гармунчылары җиңүче дип табылган.
Читайте нас: