+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
21 ноябрь 2017, 11:58

"Зәңгәр кош" юлыннан

Узган якшәмбедә Учалы районының Яңа Байрамгол авылында яшәүче тугыз яшьлек Ләйсән Золотарева «Россия 1» каналында «Зәңгәр кош» проектында катнашып, телеэфирга чыкты.

Ләйсән "Урал батыр" эпосыннан өзек укыды, "Сыңрау торна" җырын башкарды.
«Оркестр» кыз жюрины үзенчәлекле тавышы һәм берничә музыка коралында уйный белүе белән хәйран калдырды.
Аның җиңүе өчен без барыбыз да өлеш кертә алабыз.
PTICA.TV онлайн-сайтында тавыш бирә алабыз. Бер IP-адрестан биш тапкыр тавыш бирергә мөмкин.
1075 кыска номерына 14 санын смс-хәбәр белән җибәрә алабыз. (Смс-хәбәр 35 сум тора, 20 тапкырга кадәр тавыш җибәрергә мөмкин.)
25 ноябрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Читайте нас: