+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
21 ноябрь 2017, 11:55

“Яшьлек-шоу”га рәхим ит!

9 декабрьдә башкаланың “Башкортостан” дәүләт концерт залында 25нче тапкыр “Яшьлек-шоу” республика яшьләр фестиваленең гала-концерты узачак.

Фестивальдә катнашу өчен 16-30 яшьлек башкаручылар чакырыла.

Чара дүрт этапта үтәчәк. Сайлап алу туры читтән торып “Вконтакте” социаль челтәрендә, “Музыка сүнмә” төркемендә, шулай ук республика халык иҗаты төркемендә оештырыла.

Конкурста катнашу өчен башкорт телендә җыр яздырып, видеоны “Яшьлек-шоу” дигән билге белән [email protected] электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Интернетта сайлап алуны үткән катнашучылар Уфага сайлап алу турына чакырыла, анда конкурс финалчылары ачыклана.

Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон: (347) 289-66-41.
Читайте нас: