Казан дәүләт мәдәният институтында уку йортының туган көненә һәм Беренче курс студенты көненә багышланган бәйрәм чарасында "Татар театр эстрадасы" бүлегенең сәнгать җитәкчесе Салават Зәки улына Казан дәүләт мәдәният институтының Мактаулы профессоры исеме бирелде.
Аңа барлык студентлар каршында профессор киеме бүләк ителде. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.