+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Культура
9 ноябрь 2017, 12:31

Республика яшьләре фестивальдә сынатмады

Мәгълүм булуынча, 14-22 октябрьдә Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале шаулап узды. 188 илдән җыелган яшьләр арасында Русиядән Сочида 10 мең яшь кеше һәм илнең барлык төбәкләреннән 5000 волонтер булды. Безнең республикадан фестивальдә 200 кыз һәм егет, тагын 50 волонтер катнашты.

Кичә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов фестивальдә Башкортстан данын югары дәрәҗәдә яклаган бер төркем яшьләр белән очрашты.
— Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә республиканы уңышлы күрсәткән өчен сезгә рәхмәтлемен. Барлык юнәлешләрдә сезнең актив эшчәнлекне күрдек. Сез — киләчәктә безнең эшне дәвам итүчеләр. Без сезнең көчегезгә, энергиягезгә, креативлыгыгызга, яңа адымнарыгызга ышанабыз, — диде Рөстәм Хәмитов.
Республиканың төрле вузларында укып йөрүче егетләр-кызлар фестивальдән алган тәэссоратлары белән уртаклашты, уңышлары турында сөйләде. Очрашуда алдагы елларда үтәчәк мәртәбәле чаралар турында сүз булды. Республика Башлыгы яшьләр, студентларны дәрәҗәле чараларны ныклы әзерлек, күтәренке рухта бергә үткәрергә чакырды.

Читайте нас: