+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура
30 октябрь 2017, 16:55

Бию фестивале

25 ноябрьдә район Мәдәният йортында бию фестивале үткәрелә

Кастингка 14-20 яшьлек кешеләр чакырыла. Ялгыз һәм коллектив чыгыш ясарга була (коллективта биючеләр саны 6 кешедән артмаска тиеш).
Ике бию әзерләргә кирәк (финалга үткән очракта һәр номер 3-5 минут дәвам итәргә тиеш). Нинди киемдә чыгыш ясау мөһим түгел.
Музыкаль трек флешкада тапшырыла.
Конкурс өч этапта үтә: сайлап алу туры, импровизация, финал.
Фестивальдә катнашу өчен 18 ноябрьгә кадәр район хакимиятенә анкета-заявка тапшырырга кирәк. Адрес: Бүздәк авылы, Ленин урамы, 4. -mail: [email protected], телефон +7 (34773)3-06-09.
Читайте нас: