+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
12 декабрь 2019, 06:45

Яшь осталар чемпионатка җыелды

Бүген Уфаның “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмә комплексында “Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) V Ачык төбәк чемпионаты ачылды.

Башкортстанда “Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) V Ачык төбәк чемпионаты башланды. Әлеге мөһим чара Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Быел 585 конкурсант үз һөнәрендә иң яхшысы булу өчен көч сынаша. Чемпионат Уфа шәһәре һәм республиканың башка шәһәрләре мәгариф оешмалары һәм предприятиеләре мәйданчыкларында узачак. Ярышлар төп яшь категориясе (16-22 яшь) өчен 62 компетенция һәм “үсмерләр” категориясе буенча 24 компетенция (16 яшь һәм аннан да яшьрәк) буенча оештырыла.

Чемпионатның төп мәйданчыгы Уфа шәһәрендәге «ВДНХ-ЭКСПО» күргәзмә комплексы булачак, анда 21 компетенция буенча ярышлар уза. “Визаж һәм стилистика”, “Түбә ябу эшләре”, “Плитка белән тышлау”, “Мебель җитештерү”, “Төзелеш һәм штукатур эшләре”, “Пилотсыз авиация системаларын файдалану" һәм башка компетенцияләр буенча ярышлар иң кызыклысы булыр дип көтелә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Башкортстанда быелгы чемпионатта 19 компетенция буенча ярышлар беренче тапкыр үткәрелә. Мәсәлән, беренче тапкыр “Умартачылык” күргәзмә компетенциясе тәкъдим ителә. “Башкорт балы” бренды дөнья дәрәҗәсендә танылган һәм безнең төбәк Ворлдскиллс хәрәкәте кысаларында әлеге компетенцияне үстерү өчен чыгыш ясый.

35 ярыш мәйданчыгы Уфа, Бәләбәй, Бөре, Благовещен, Нефтекама, Салават, Стәрлетамак, Сибай, Туймазы, Учалы, Әлшәй һәм Дуванда урнашкан.

Чемпионатның географиясе елдан-ел киңәя бара: чемпионатта, Башкортстан конкурсантлары белән беррәттән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Марий-Эл, Татарстан республикаларыннан, Иркутск, Түбән Новгород, Ырынбур, Саратов өлкәләреннән килгән студентлар да катнаша.

16 декабрьдә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yash-ostalar-chempionatka-ieldi-36214/
Читайте нас: