“Ул бәләкәйдән бию белән шөгыльләнде. Әтисе Зәки Әлибаевка охшап, тырыш та, үҗәт тә, шул ук вакытта тыйнак та. Югары уку йортында укырга да, эшләргә дә, төрле бәйгеләрдә катнашырга да вакыт таба. Әнисе Разия Сибәгать кызы кебек, аш-суга оста булмакчы. Әзилә пешергән затлы тортлар авызда эри”, — дип язалар аның турында.