+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
5 апрель 2019, 12:59

Курчаклар иленә сәяхәт

Күптән түгел Уфа шәһәрендә балалар китабы буенча беренче республика театр фестивале үтте.

«Таганок» дип исемләнгән әлеге фестиваль Башкортстан Республикасының 100 еллыгына, Башкортстанның бөек шәхесе Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга һәм Русиядә игълан ителгән Театр елына багышланды.
Театрлаштырылган әсәрләр ярдәмендә балалар күңелендә китапка сөю, Мостай Кәримнең иҗади дөньясын яңача ачу, театр телендә сөйләшү, курчаклар белән хәрәкәт итү кагыйдәләрен өйрәнү, балаларның иҗади сәләтен үстерү Уфа шәһәренең үзәкләштерелгән балалар китапханәсе системасы һәм Башкорт дәүләт курчак театры тарафыннан оештырылган әлеге чараның төп максатлары булды. Фестиваль «Театр+Китап» дигән күргәзмәне карау белән башланып китте. Аннан соң Башкорт дәүләт курчак театрының кече залында В.Щербакованың «Почему весна красна» дигән әкияте күрсәтелде.
Курчак театрыннан Русия Федерациясенең халык артисты Айрат Әхмәтшинның курчаклар белән хәрәкәт итү-сөйләшү буенча осталык дәресе үткәрүе фестивальдә катнашучылар өчен бик кызыклы да, файдалы да булды.
Программаның төп өлеше китапханәләрдә оешытырылган курчак театрларының смотр-конкурсы булды. Без М.Кәримнең «Айгөл иле» пьесасыннан өзек тәкъдим иттек. Рольләрне Күзәй урта мәктәбенең 8 класс укучылары Карина Каюмова (Айгөл) һәм Ильмир Зәйниев (Ричард) оста башкарып, жюри тарафыннан мактау сүзләренә, Дипломга, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Карина белән Ильмирга киләчәктә дә иҗади уңышлар, укуларында да сынатмауларын, театрга һәм китапка булган сөюләрен гомерләре буе саклауларын телим, чөнки балалар китабы—киләчәк буынны тәрбияләү, тормышта дөрес юнәлеш сайлау чарасы ул. Китап укып үскән баланың күңеле саф, уйлау сәләте югары була.
Р.САДЫЙКОВА, Күзәй авылы китапханәчесе.
Читайте нас: