+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
1 апрель 2019, 12:39

"Сәмәрканд" пылавы телеңне йотарлык!

Рецептын сез дә язып куегыз.

"Нәүруз" бәйрәме уңаеннан оештырылган бәйгедә пылау пешерүчеләр бу милли ризыкны әзерләү серләре белән дә бүлеште. "Сәмәрканд" пылавын әзерләүчеләр сөйләвенчә, чын пылау сыер малы итеннән әзерләнә. Аны казанда 1,5-2 сәгать дәвамында мамык һәм кунжут майлары салып, томалап пешерергә кирәк. Шеф-повар Рөстәмҗан "Кыздырырга түгел!" - дип кат-кат әйтте. Шул вакыт эчендә боҗралап туралган суган, озынча итеп туралган кишер, ногыт борчагы, йөзем, тәмләткечләрдән - зира салына.

Ит әзер булганнан соң, юылган дөгене аның өстенә тигезләп саласың. Аннары аз гына өстеннән күтәрелеп торырлык итеп, кайнар су коясың. Пылау өчен дөгенең Үзбәкстанның Хорезмда үстерелгән "Лазер" сортын алырга кирәк. Ул 35-40 минутта әзер була. Пылауны сүндереп куйганнан соң, ярты сәгать чамасы томалап тотарга кирәк. Шуннан соң гына астан өскә таба бутарга ярый.

Чыннан да тәмле иде "Сәмәрканд" пылавы! Телеңне йотарлык!
Читайте нас: