+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Экономика
18 июнь 2019, 13:09

Акча үзебезгә кайтачак!

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә төбәк территориясендә күчемсез милек объектларын инвентарьлаштыру нәтиҗәләре каралды.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфасын башкаручы Олег Полстовалов белдерүенчә, эшләр шушы ел ахырына төгәлләнергә тиеш. Нәтиҗәдә, муниципаль бюджетлар социаль программаларга, атап әйткәндә, электр, җылылык, газ, су үткәрүгә, аз тәэмин ителгән мохтаҗ гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә, ихаталарны, ял итү урыннарын төзекләндерүгә, дәваханәләрне һәм мәктәпләрне ремонтлауга, юллар төзүгә өстәмә акча алачак.

— Күчемсез милек объектларын инвентарьлаштыру тизлеге һәм Федераль мәгълүмати адреслы системаны (ФИАС) тулыландыру буенча Башкортстан Русиядә — өченче, Идел бу федераль округында беренче урынны били, — диде Олег Полстовалов. — Якынча исәпләүләр буенча, республика салым керемнәре сыйфатында өстәмә рәвештә 600 миллион сум акча алачак. Шушы акча урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтеләчәк тә инде.

— Муниципалитетларның яңа елга кадәр хәлне яхшыртырга вакытлары булсын өчен сентябрьдә әлеге мәсьәләгә тагын бер әйләнеп кайтачакбыз, — диде Радий Хәбиров. — Урыннардагы халыкка җыелган акчаларның нәтиҗәдә төзекләндерелгән ихаталар, яңа социаль объектлар сыйфатында үзләренә кайтачагын аңлатырга кирәк.
Читайте нас: