+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 август 2021, 11:15

Көпә-көндез кояш югалган

Ә күктән көл коелган. Бу ни хәл?

Көпә-көндез кояш югалган
Көпә-көндез кояш югалган

Ә күктән көл коелган. Бу ни хәл?

Кичә Якутиянең Кобяйский улусында яшәүчеләр көпә-көндез кояш югалып, төн башлануга шаһит булган. Алар бу хәлне фотога төшереп, социаль челтәрләрдә тараткан.

Шаһитлар сүзләренчә, сәгать берләр тирәсендә күк йөзе кызара һәм караңгы төшә башлый. Көндезге өч тирәсендә урамда кояш югала, чып-чын төн барлыкка килә. Өстәвенә, күктән көл коела.

Якутиянең экология, табигатьтән файдалану һәм урман хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Сивцев бер-ике сәгатьтән үк биргән рәсми аңлатмасында кояш «югалу»ның сәбәбен урман янгыннары белән аңлата. Кобяйский улусы тирәсендә хәзерге вакытта тугыз урман янгыны бара. Шуннан төтен бирегә дә килеп җиткән.

Урындагы хакимият халыкны ерак юлга чыкмаска өнди.

Кояш "сүнгән" көнне нинди озын юл инде?!

Фото: "ВКонтакте"

Автор: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-08-03/k-p-k-ndez-koyash-yugalgan-2448583

Автор:
Читайте нас: