-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 июль 2021, 10:25

Ике тапкыр үлемнән калганнар

Уфага кайтучы самолетта 200 пассажир булган.

Ике тапкыр үлемнән калганнар
Ике тапкыр үлемнән калганнар

Кыргызстанның Ош шәһәреннән Уфага очкан пассажир лайнеры билгеләнгән пунктка барып җитмәгән, очыш вакытында берьюлы штаттан тыш ике хәл булган. Нәтиҗәдә, 200 пассажирга Башкортстан башкаласына автобусларда килергә туры килгән. Бу хакта Mash Batash хәбәр итте.

Беренче проблема борт Үзбәкстан өстеннән очканда туган. Һава судносында янгын сүндерү датчигы эшләп китә һәм ул Ташкентта төшеп утырырга мәҗбүр була. Анда пассажирларга алмаш рейс көтәргә туры килә, өстәвенә, аларны кунакханәгә урнаштырудан баш тарталар, чөнки беркемнең дә коронавируска актуаль ПЦР-тесты булмый.

Лайнер Ташкенттан 15 сәгатьтән соң гына очып китә, тик Уфага янә барып җитә алмый. Һава торышы бозылу сәбәпле, борт Екатеринбургка төшеп утыра. Өченче аэробусны очырмыйлар инде: кешеләрне Уфага өч автобус алып киткән.

Фото: кп.ру

Автор:Резеда Галикәева

Автор:
Читайте нас: