-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 июль 2021, 17:15

Бу ялларда кыяр тозлагыз!

Бик уңайлы көннәр туры килә, чөнки үсүче Ай Бизмән һәм Чаян йолдызлыкларында булачак.

Бу ялларда кыяр тозлагыз!
Бу ялларда кыяр тозлагыз!
Тәҗрибәле бакчачылар, бу көннәрдә кыяр тозлау бик уңышлы булачак, ди. Бигрәк тә аларның вакларын түтәлдән өзеп кенә алып кереп тозласагыз, кышын кетердәп торган хуш исле кыяр ашарсыз.

Базилик белән тозлаган кыяр аеруча тәмле, хуш исле була. Моның өчен яңа өзгән вак кыярлар, бер банкага 1-2 базилик сабагы, 3-4 сарымсак тырнак, 5-7 түгәрәк кара борыч, 1-2 укроп зонтигы, 1-2 дәфнә яфрагы, 1-2 түгәрәк хуш исле борыч кирәк булыр.

Маринадка 1 литр суга 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы уксус салына. Алдан кыярларны салкын суда тотсагыз, яхшырак була.

Чиста итеп юылган кыярларның баш-башларын кисеп алабыз. Алдан чәй содасы белән юып, стерильләштерелгән банка төбенә башта кара борыч, сарымсак, укроп, дәфнә яфрагы салабыз. Банка кырыена ике яклап базилик сабаклары урнаштырабыз. Аннары матур итеп кыярларны тезәбез.

Башта банкага кайнап торган су коябыз да 20 минут чамасы каплап тотабыз. Ул суны яңадан кулланмыйбыз, түгәбез. Суны түгү белән кыярлар өстенә әзер маринадны коябыз. Һәр банкага 1 аш кашыгы уксус салып, капкач белән ябып куябыз.

Банкаларны әйләндереп, одеял белән каплап куябыз. Суынгач, караңгы урында кыш буена сакларга була.

 
Фото: namenu.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-07-16/bu-yallarda-kyyar-tozlagyz-2423594
Автор:
Читайте нас: