+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 март 2021, 14:20

"Кешеләр кабергә кергәнче эшләргә тиеш түгел", ди Миронов

Пенсиягә чыгу яшен хатын-кызлар өчен - 60, ә ир-егетләр өчен 65-кә җиткерүнең сәбәпләренең берсен халыкның гомер озынлылыгы арту белән аңлаткан иде хөкүмәтебез.

Тик менә әлеге вакытта русиялеләрнең гомере, киресенчә, кыскаруга таба бара икән. Көтелгән уртача гомер озынлыгы 73,3тән 71,1 яшькә төшкән, ягъни ике елга азайган.

Халыкның көтелгән гомер озынлыгы кыскару сәбәпле, "Гадел Русия" партиясе лидеры Сергей Миронов пенсиягә чыгу яшен дә ким дигәндә ике елга кыскартырга (хатын-кызлар өчен - 58, ир-егетләр өчен 63 итәргә), ә иң яхшысы - элекке кысаларга кайтарырга тәкъдим итә.

Миронов белдерүенчә, бүген хатын-кызларның - 20 проценты, ә көчле затларның 40 проценты пенсиягә чыга алмыйча вафат була.

"Хөкүмәтебез халыкның гомер озынлыгы арту белән аңлаткан иде бит пенсия реформасын, ә бу дөреслеккә туры килми, киресенчә, халыкның иртәрәк гүргә керә башлавын күрәбез", - ди Миронов.

"Гадел Русия" җитәкчесе пенсия реформасын кертү өчен "уйлап чыгарылган" тагын бер күренешне фаш итә. Хезмәт ресурслары, ягъни эшче куллар җитмәгәнгә, рефома кирәк булды дигән аңлатма да ялган, моңа русиялеләрне дүрткөнлек эш атнасына күчерү идеясе дә бер дәлил, ди ул.

"Гадел Русия" инде берничә тапкыр Дәүләт думасына элекке пенсия яшен кайтару турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итте, арытаба вакыйгалар нинди үсеш алуын вакыт күрсәтер.

Фото: rus.delfi.ee
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/Keshel-r-kaberg-kerg-nche-eshl-rg-tiesh-t-gel--di-Mironov-720573/
Читайте нас: