+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 март 2021, 09:25

Банк картасы... кулындагы тире астында

Кибеттә кулын терәп кенә акча түләгән кеше күрсәгез, аптырамагыз.

Владивостокта яшәүче студент Евгений Некрасов кул чугындагы тире астына солы бөртеге кадәр генә өч микрочип куйдырткан. Аларның берсе – банк картасы, икенчесе – подъезд ишеген ача, өченсе мәгълүматлар базасы. Әнә шулай егет тормышын уңайлы итәргә: карта, ачкыч, документлар йөртү кебек мәшәкатьләрдән арындырырга тели. Ул кулын якын китерүгә үк кибеттә түләп, берничә көн йөрергә өлгерә. Тик барысы да уйланылганча гына барып чыкмый шул...

Операциядән соң берничә көн узгач, Евгенийның кулы шешеп чыга һәм банк картасы ролен үтәгән чипны алмыйча мөмкин булмый. Бу хакта “Вести” телеканалы эфирында "Владивосток" дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

"Кулымда реактив шешенү башланды. Эксперимент шактый уңышлы булды, әмма катлаулылыклар барлыкка килү сәбәпле, чипны алырга туры килде", – дип сөйләгән студент.

Әмма Евгений Некрасов бирешергә җыенмый икән әле. Эксперимент дәвам итәчәк, дип белдергән егет.

Фото:iguides.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Bank-kartasi--kulindagi-tire-astinda-717567/
Читайте нас: