+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 гыйнвар 2021, 12:25

90 яшьтә алтынчыга әти булды!

Танылган актер илдәге демографик хәлне яхшыртуга үз өлешен кертте.

Актер Иван Краско 90 яшендә алтынчы тапкыр әти булды. Артист бу хакта үзе 26 гыйнварда “Беренче канал” эфирында сөйләде.
Аның алтынчыга әти булган бәхетле көне узган елның 4 декабренә туры килгән. Красконың яшь хатыны Юлия Кичемасова кыз бала тапкан.
Аңа Дарья дип исем кушканнар. Сабый эко ярдәмендә дөньяга килгән. Моның өчен 90 яшьлек актерның туңдырылган биоматериалы кулланылган.

"Мәхәббәт булса, бала туу өчен бернинди киртәләр дә була алмый", - дип кыскача гына кызы барлыкка килүне шәрехләгән Иван Краско.
Хәзер гаилә бала тәрбияләү белән шөгыльләнә һәм туйга әзерләнә. Иван Краско дүрт тапкыр өйләнгән.
Актерның элекке хатыны Наталья Вяль элекке ирен алдыйлар, дип борчыла һәм ДНК-экспертиза үткәрүне таләп итә, ул ата булу фактын билгеләргә ярдәм итәчәк.

2020 елның октябрендә 90 яшьлек Иван Краско коронавирус белән авырый. Артист үзен театрда начар хис итә һәм буыла башлый. Аңарда COVID-19 раслана. Ул чакта актер госпитальләштерүдән баш тарта һәм үзенең яхшы хис итүен белдерә.

Фото: iz.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/90-yasht-altinchiga-ti-buldi-652065/
Читайте нас: