+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 гыйнвар 2021, 10:20

Иртә өлгерсен, дисәң...

Гыйнварда помидор һәм татлы борыч утырту өчен иң уңышлы көннәр якынлаша.

Үсеп килүче ай 26-27 гыйнвар көннәрендә Кысла йолдызлыгында булачак, димәк, орлык чәчү өчен бу айда иң уңайлы көннәр санала. Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала. Шулай ук, петуния орлыкларын да иртәрәк утырту яхшырак. Җәй башында ук алар чәчкәгә төренеп утырачак.

Бакчачыларга тагын бер киңәш: 28 гыйнварда, ягъни ай тулган көнне, бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.
Фото: babushkinadacha.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Irt--lgersen-dis-645044/
Читайте нас: