-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 гыйнвар 2021, 12:10

Президент Путин: "Төбәк бюджетларына анализ ясарга кирәк..."

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру аркасында төбәк бюджетларының төшеп калучы керемнәре барлыкка килү ихтималын анализларга кушты.#ВладимирПутин

"Русия Федерациясе субъектларының берләштерелгән бюджетларының төшеп кала торган керемнәре (өстәмә чыгымнар) барлыкка килү мөмкинлеге күзлегеннән, гомумдәүләт проектларына анализ ясарга, төшеп калучы керемнәр ачыкланган очракта, федераль бюджет акчалары исәбеннән аларны компенсацияләү буенча тәкъдимнәр тапшырырга", - диелә йөкләмәдә.

Владимир Путин, шулай ук, максатлы характердагы төбәкләр бюджетларына бюджетара трансфертлар күләмен арттыруны, шулай ук киләсе елдан һәм алдагы елларда федераль бюджеттан бирелә торган бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне саклап калуны йөкләде.

Фото: РИА Новости
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/Prezident-Putin--T-b-k-byudgetlarina-analiz-yasarga-kir-k-639872/
Читайте нас: