+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 гыйнвар 2021, 21:55

Сак булыгыз: телефон аша талыйлар!

Эш эзләүчеләргә мошенниклар хәзер телефон аша кармак сала башлаган.

Читтән торып эшләү алымы кертелгәч, күпләр Интернет аша эшләү мөмкинлеге хакында уйлана башлаган. Ә менә алдарлар шуны гына көтеп тора да инде! Алар телефон аша сезгә бик уңайлы һәм яхшы акча эшләп була торган вазыйфа тәкъдим итә. Ә арытаба кычкыртып талый.

Бу хакта RTM Group компаниясе кисәтә.
Җинаятьчеләр, үзләрен эш бирүче дип танытып, эш эзләүче кешегә шалтырата һәм, әлбәттә, бик кызыктыргыч хезмәт шартлары тәкъдим итә.

Читтән торып эш башлау өчен вазыйфага алынучы телефонына аерым приложениеләр урнаштырырга тиеш була. Бу эш өчен кирәк, дип аңлата "җитәкче". Әлеге приложениеләр арасында "троян вирусы" булганы да телефонга кертелә. Шуннан инде җинаятьчеләр телефон хуҗасының мобиль банкының яшерен кодларын ала һәм акчасын урлый.

Коронавирус пандемиясе чорында эшсез калучылар саны күзгә күренеп артты. Алар арасында тотрыклы табыш эзләгәндә җинаятьчеләр авына эләгеп, булган акчаларыннан да колак кагучылар саны бермә-бер күбәячәк, ди белгечләр.

Сак булыгыз, дуслар!

Фото: kudazvonit.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Sak-buligiz-telefon-asha-taliylar-635273/
Читайте нас: