-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 гыйнвар 2021, 14:15

Бер яшьлек сабый салкында сарайда кунган

Бу вакытта аның әнисе сөяркәсе белән җылы өйдә табын корган.

Татарстанның бер районында бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган. Өшегән баланы республика клиник балалар дәваханәсенә китергәннәр.

Ике бала анасы сөяркәсе белән кич утырган. Балаларын исә сарайга чыгарып япкан. Төнлә 4 яшьлек кызы бик нык туңган һәм шуннан әнисе аны өйгә алып кергән. Бер яшьлек сабыен сарайда калдырган.

Урамда температура 30 градус салкын була. Өшегән сабыйны иртән килгән әбисе күреп ала. Ике бала да дәваханәгә китерелгән. Кечкенәсенең хәле бигрәк тә авыр булган.

22 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган.

Фото:
bessarabiainform.com
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/Ber-yashlek-sabiy-salkinda-sarayda-kungan-632440/
Читайте нас: