+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2020, 11:50

ФАПлар ноутбуклы да булачак!

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында "Бердәм дәүләт сәламәтлек саклау системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру" федераль программасы буенча Туймазы районының фельдшер-акушерлык пунктлары өчен 23 ноутбук алынган.

Әгертамак ФАПы да ноутбук алган. ФАП белгечләре, Туймазы медицина колледжын тәмамлаучылар «Промед» программасы буенча мәгълүматларның бердәм базасында электрон документ әйләнеше алып баруны тәэмин итү буенча инструктаж узганнар.

Туймазы районы үзәк дәваханәсенең баш табибы Зәбир Гыйззәтуллин билгеләп үткәнчә, хәзер Туймазы районы авылларының хезмәт күрсәтүче фельдшер-акушерлык пунктларының эш урыннары персональ компьютерлар белән җиһазландырылачак.

Әлеге проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә фельдшерларның электрон медицина документлары әйләнеше алып бару, тар белгечләрнең район һәм шәһәр дәваханәләренә консультацияләр бирергә мөмкинлеге бар.

Фото: Туймазы районы хакимияте
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/FAPlar-noutbukli-da-bulachak-583990/
Читайте нас: