+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 ноябрь 2020, 11:55

Төзегәнне саклый да белик!

Ни аяныч, республикада да вандализм күренешләре әледән-әле очрап тора.

Республикада игълан ителгән Эстетика елы кысаларында яңарту, төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла. Башкортстаннның шәһәр, поселок һәм авыллары танымаслык булып үзгәрә.
13 ноябрьдә Салават районына эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Малояз авылында мәдәният һәм ял паркында булды, анда ул Җиңүче яугир һәйкәленә чәчәкләр салды.
2019 елда район парк­ны төзекләндерүгә “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мо­хитен формалаштыру” программасы буенча 2,5 миллион сум акча алган. Әлеге акча исәбенә биредә брусчаткадан җәяүлеләр юлы төзегәннәр, бордюр һәм койма куйганнар, Советлар Союзы Геройларына һәм Дан ордены кавалерларына обелисклар поста­мент­ларын яңартканнар, шулай ук Җиңүче яугиргә һәй­кәлне төзеклән­дергәннәр һәм тыл хезмәтчән­нәренә обелиск куйганнар. Быел паркта резина өслекле һәм тренажерлар урнаштырылган спорт мәйданчыгы төзекләндерелгән. Бу максатларга урындагы бюджеттан 300 мең сум акча бүленгән. Ә Русия Кораллы Көчләре вәкил­ләре бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә десант, Хәрби Диңгез һәм Чик буе гаскәрләренең обелиск-символларын парк террито­рия­сендә урнаштырган.
Уфаның Затон микрорайонындагы “Волна” паркында колачлы реконструкция дәвам итә. Эшләр “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты­ның “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы кысаларында алып барыла. Исегезгә төшерәбез, иҗтимагый киңлекне реконструкцияләү 2018 елда башланган иде, 2020 елда төзекләнде­рүнең өченче этабы уза. Финанслау федераль, төбәк һәм шәһәр бюджеты акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла. Амфитеатр төзелеше, күлне чистарту, яшелләндерү, кече архитектура формаларын яктырту һәм урнаштыру эше тәмамланып килә.
— 7800 квадрат метр мәй­данда су үткәрми торган экран урнаштырылачак. Проектта паркның үзәк өлешеннән амфитеатр зонасына җәяүлеләр күперләре салдыру каралган. Төп төзелеш эшләрен агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Яшел-ләндерү киләсе елга башланачак, — ди Уфа шәһәре хаки­мия­тенең җи­тештерү-техник бүлеге баш белгече Руслан Низамов.
Бүгенге көндә амфитеатр мәйданчыгында барлык эшләрнең 70 проценты башкарылган, туфрак чыгарылган, грунт планировкасы үткәрел­гән, амфитеатрның бетон нигезе урнаштырылган, гранит салу дәвам итә. Соңгы этап­та кече архитектура формалары урнаштырылачак.
— Амфитеатр “дулкын” формасында, әлеге парк стилендә башкарылды. Төзе­леш эшләре графикка ярашлы алып барыла, — диде Руслан Низамов.
Башкалабыз Уфаның Сипайлово бистәсендә “Кашкадан” паркын һәм күлен төзекләндерү дәвам итә.
Уфаның Калинин районында “Первомайский” паркы ачылды. Биредә 7 гектар мәйданда җәмәгать урыннары тулысынча төзекләндерелде. Барлык эшләрнең бәясе 724,7 миллион сум тәшкил итте.
“Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проек­тының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында Стәрлета­мак шәһәрендә “Салават” кинокомплексы янында урнашкан сквер төзекләндерелә. Проект буенча скверда тротуарларга брусчатка түшәү, тышкы яктырту, видеокүзәтү, мәйданчыкларда һәм В. И. Ленин һәйкәленә баскычлар, “Арка” һәм “Пергола” конструк­ция­ләрен, модульле бәдрәф урнаштыру, фонтанны ре­конструкцияләү, территорияне төзекләндерү планлаштырыл­ган. Бүгенгә асфальт түшәү һәм брусчатка салу, шулай ук паркны яктырту җиһазлары урнаштыру тулысынча төгәллән­гән. Яктыртылган кече архитектура формаларын урнаштыру тәмамлана. Бакчаның көньяк һәм төньяк өлешлә­рендә 50 урынга исәпләнгән парковка төзелде. “Арка” һәм “Пергол” урнаштырылган да инде. Элек куелган тавык чеби­ләр белән һәм бизонның мозаика фигуралары сакланачак һәм яңартылачак. Моны 2021 елның икенче кварталында муниципаль бюджет акчасы исәбенә эшләргә планлаштыралар.
— Хәзерге вакытта скверда эшләр 75 процентка үтәл­гән. Подрядчы, һава шартларын исәпкә алып, эшне тоткарлыксыз төгәлләргә мөмкинлек бирәчәк кирәкле чаралар күрә, — ди шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Андрей Ермолаев. Скверны төзекләндерү эшләрен агымдагы елның декабрь башына тәмамлау планлаштырыла.
2020 елда Бүздәк районы үзәгендә “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” програм­масы кысаларында “Тө­ньяк” микрорайонында ял һәм спорт паркын төзеклән­дерү буенча күләмле эшләр алып барыла. Әлеге программа район территориясендә “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәү­ләт проектын гамәлгә ашыруга актив ярдәм итә. Күптән түгел генә Бүздәк авылында әлеге парк күңелсез һәм ташландык хәлдә булган. Бу — узган гасырның 70нче елларында җиһаз­ланды­рыл­ган стадион, анда яшеллән­дерү кампанияләре вакытында агач утыртканнар, коры көннәрдә ачык һавада футбол уйнаганнар һәм скандинав йөре­ше белән шөгыль­ләнгәннәр. Әмма 2020 елда барысы да авыл халкы күз алдында үзгәрә башлый. Язын биредә “Яшел Русия”, “Яшел Башкортстан” акцияләре кысаларында 180 төп ылыслы эре агач утырталар. “Мин Башкортстанны яратам” арт-объектын урнаштыралар.
Бүздәк районы хакимия-тендә планлаштырылган эшләрнең барысын да башкару өчен ике ел кирәк булачак, дип билгеләделәр. Беренче этапта резина өслекле футбол мәйданчыгы төзелгән, челтәр­ле коймалар урнаштыру бара. 2021 елга планлаштырыл­ган эшләрнең икенче этабы баскетбол һәм волейбол мәйданчыкларын, йөгерү һәм җәяү­леләр өчен юллар салуны, контейнер мәйданчык­ларын, кече архитектура формаларын — эскәмияләр, урналар урнаштыруны, шулай ук клумбалар, парковкалар ясауны һәм яктырту җиһазла­рын урнаштыруны үз эченә ала.
Әйе, республиканың шәһәр, поселок һәм авыллары танымаслык булып үзгәрә. Күбебез төзек, матур шәһәрләрдә һәм торак пунктларда яшәргә тели. Әмма, кызганычка каршы, шәһәрнең тышкы кыяфәтен, күп­фатирлы йортларның подъездларын, балалар мәйданчык­ларын, мәдәният һәйкәл­ләрен, биналарны бозучы, җимерүче, ямьсезләүче намуссыз кешеләр дә бар. Почта тартмалары, клумбалар, беседкалар, коймалар, балалар таганнары — урам хулиганна­­рының куллары кагылган бөтен нәрсә бозыла яки бөтен­ләй җимереп ташлана.
Вандализм — ул җинаять. Исегезгә төшерәбез, мондый төрдәге гамәлләр өчен Русия Җинаять кодексының 214нче маддәсе нигезендә җаваплы­лык каралган.
Әйдәгез, бергәләп шәһәрләрдә һәм торак пунктларында уңайлы мохит булдырыйк һәм үзебез яшәгән территория­ләр­не тәр­типтә тотыйк.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/T-zeg-nne-sakliy-da-belik-563218/
Читайте нас: