+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 ноябрь 2020, 11:40

Ковид чирлеләрне үтерүче табиб тотылган

Янәсе, ул аларны газаплардан арындырмакчы булган.

18 ноябрьдә Германиянең Эссен Университет клиникасы табибы тоткарлана.

Полиция табиб 13-17 ноябрьдә ике пациентын үтергән дип шикләнә. Табиб "авыр" чирлеләр организмына тормыш функцияләрен туктатучы медикаментлар керткән, дип фаразлана.

Билгеле булганча, 47 һәм 50 яшендәге ирләр кискен хәлдә булган.

Хәзер тоткарланучы пациентларның интегүләрсез тормыштан китәргә теләвен раслый, ә ул аларның газапларын җиңеләйтергә омтылган гына.

Фото: мк.ру
чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Kovid-chirlel-rne-ter-che-tabib-totilgan-555159/
Читайте нас: