+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 ноябрь 2020, 17:15

Илсөя Бәдретдинова: "Илфак асылынмады..."

Илсөя Бәдретдинова кичәге "И язмыш, язмыш" тапшыруында күңел түрендәге иң яшерен серләре белән уртаклашты.

Әлбәттә, алып баручы Зәмирә Рәҗәпова аңа шәхси тормышындагы вакыйгаларга бәйле сораулар бирде.

"Бик авыр чакларны үткәрдем. Илфак (Илфак Шиһапов - танылган журналист, продюсер) үлгәч, "аерып алдың", "үлеменә син гаепле", "рәхәт яшисеңдер хәзер", "күмү белән курортка китеп бардың" кебек сүзләрне аз язмадылар. Миңа гынамы? Улым Нариманны да тынычлыкта калдырмадылар, миңа каршы котырттылар. Ул басымга каршы тора алды. Мин дә.

Башта бик авыр булса да, хәзер андый сүзләрне үткәреп җибәрергә өйрәндем. Мин бит беләм алай түгелен. Илфак үлгәнгә кадәр ике ел бергә яшәми идек инде. Аерып та алмадым, Илфак, гаиләсеннән китеп, ялгызы яши иде.

Аннары, Илфак асылынган, дигән сүзләргә чик куясым килә. Илфак асылынмады. Ул йоклап яткан җиреннән рәхәт кенә китеп барган..."

Фото: татар-информ
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Ils-ya-B-dretdinova--Ilfak-asilinmadi-546828/
Читайте нас: