+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 март 2019, 12:21

Үз эшләренең осталары

Язлар җитә. Тамчы тама, күк йөзендә кояш балкып, җылы нурларын сибә, кошлар сайрый, бар табигать кышкы йокыдан уяна.

Табигать белән бергә авыл тормышы да җанлана, тырышлыкны, хезмәт сөюне беренче урынга куйган ихаталарда эш кайный башлый. Кемдер кар көри, кемдер чәчүгә әзерләнә, кемдер малларын карый.

Чынлап та, авыл кешесенең күп вакыты мал-туар белән үтә. Иртәнчәк үзең сауган сөт белән каймаклап чәй эчүләре генә дә ни тора! Сөт бирүче сыерыңның тазалыгы гына китмәсен…

Яз бүләге ясаган кебек, берничә көн элек сыерыбыз бозаулады. Әмма үзенә бик авырга төште бу. Каты чирләп китте ул, аягына басалмас булды. Бәхеткә авылыбызда мал врачлары бар. Ирек Галимҗан улы Мостаев (Түреш) белән Таһир Галинур улының тырышлыклары сыеркаебызны үлемнән алып калды. Ирек Галимҗан улы аны савыктыру өчен вакытын кызганмады.

Авыл Советыбызда үз эшләренең осталары исәпләнгән шундый мал врачлары булганга халык сөенеп бетә алмый. Районыбыз газетасы аша бу кешеләргә эшләренә җаваплы карашлары, халыкка ихтирамлы мөнәсәбәтләре өчен, рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Аларның эшләгән игелекләре үзләренә дә тик яхшылык булып кайтсын. Бар халыкның салган тырышлыклары бушка китмичә, үзләре дә сау-сәламәт, маллары да исән-имин булсыннар.

Альфира ГАТАУЛЛИНА, Түреш авылы.


Читайте нас: