Гауга Татарстан Президенты биргән торак өчен чыккан. Ул - Казанның үзәгендә Апанай мәчете янындагы 78 квадрат метрлы фатир. Фатир Илһам Шакировның ярдәмчесенә җырчының үләренә ярты ел кала гомерлек рента килешүе нигезендә күчкән. Туганнары исә бу килешүне дөрес дип санамый һәм Илһам Хаҗиевны әлеге документларны эшләгәндә легендар җырчының авыру булуыннан файдаланган дип гаепли, дип яза "Бизнес Онлайн".
Илһам Хаҗиев үз фикерендә. Суд, нинди генә нәтиҗә чыгармасын, бу Илһам Шакировның репутациясенә тап төшерә, ди ул.
Әлеге эштә хөкемдар 21 мартка кадәр тәнәфес игълан иткән, дип яза "Матбугат ру".
Фото: "Матбугат ру" сайтыннан.