+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 март 2019, 12:52

Ризванов Рәүф Минзаһит улы

Кәпәй-Кыбау авылында туып,

шунда гомер итүче хөрмәтле әтиебез, картәтиебез, тормыш иптәшем Ризванов Рәүф Минзаһит улын зур юбилее—85 яше тулу белән кайнар котлыйбыз.
Аңа алдагы тормышында бәхетле, тигез картлык, тән сәламәтлеге, олы бәхетләр телибез. Кадерле әтиебезгә авылда ислам динен халыкка җиткерүдә алып барган зур эшендә сабырлык, тырышлыклар насыйп итсен. Әтиебез оныкларына да ислам дине кагыйдәләрен өйрәтергә вакыт таба.
Иң изге теләкләр белән, барлык балаларың, оныкларың һәм тормыш иптәшең Рәйсә.
***
Кәпәй-Кыбау авылында яшәүче кадерле абыебыз Ризванов Рәүф Миңнезаһит улын олы юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Рәүф абзыкай, син тумыштан бирелгән матурлыгың, ачык йөзлелегең, башкалар хәленә керә белүең, якыннарыңа, туганнарыңа, авыл халкына да һәрчак хәстәрлекле булуың белән яуладың кешеләр күңелен. Йөрәгеңнең киңлегенә сыйганбыз барыбыз да. Без бәхетле бер бөртек абыебыз булганга. Нык кеше син, борчуларда да сынмыйсың, сыгылмыйсың. Биргәненә шөкер итеп, яшисең риза булып. Җиңгәчәй Рәйсә белән һаман да шулай матур, тигез, мул тормышта яшәгез дә яшәгез. Балалар,оныклар сезне гел шулай шатландырып торсын. Исәнлек, саулык, ак бәхетләр телибез сезгә.
Иң изге теләкләр белән, Сәвәдебаштан Лима, Фаил.
***
Кәпәй-Кыбау авылында яшәүче кадерле абыебыз Ризванов Рәүф Миңнезаһит улын 85 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз һәм изге, яхшы теләкләребезне юллыйбыз.
Алдагы көннәрдә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, балалар, оныклар, туганнар изгелеген күреп, сөенеп, Рәйсә белән тигез гомер кичерергә һәм муллыкта яшәргә Ходай Тәгалә насыйп итсен. Гомер юлларыгыз бәхет белән үтсен, авырлыклар бер дә күрмәгез.
Иң изге теләкләр белән, Октябрьскийдан Лиза сеңелең, Мортазиннар, Әхмәдиевлар гаиләләре.
***
Кәпәй-Кыбау авылында яшәүче кадерле, хөрмәтле туганыбыз Ризванов Рәүф Миңнезаһит улын олы юбилее белән кайнар котлыйбыз һәм изге теләкләребезне җиткерәбез.
Алдагы көннәрдә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, балалар, оныклар изгелеген күреп, сөенеп, Рәйсә белән тигез гомер кичерергә һәм муллыкта яшәргә Ходай Тәгалә насыйп итсен.
Гомер юлларыгыз бәхет белән үтсен, таза-сау, сәламәт булыгыз.
Бәләбәйдән Роза, Рима, Радик, Санкт-Петербургтан Дәүләтшиннар, Тольяттидан Кравченколар гаиләләре.

Читайте нас: