+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 март 2019, 12:55

Хәкимова Нурия Хәлиулла кызы

Уран авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем

Хәкимова Нурия Хәлиулла кызын матур гомер бәйрәме—65 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйм.
Кадерлем! Сиңа ныклы саулык, тыныч тормыш, балалар-оныклар сөенече, гаилә иминлеге телим. Син—ышанычлы тормыш юлдашы, сабыр холыклы, кешеләргә ярдәмчел, аш-су остасы, миңа һәм балаларга олы терәк, таяныч. Мин сиңа чиксез рәхмәтлемен. Алдагы гомеребез пар канатлы булып, яшәү яменә сөенеп, гаилә учагын сүндермичә, бер-беребезгә терәк булып, исән-сау яшәргә язсын. Тормыш бит ул—агымсулар кебек, ага да ага икән. Бер көн шулай 65 яшь килеп ишекне кага икән, каксын, әйдә, керсен өйгә, кунак булсын түреңдә. Ә син шатлан, насыйп икән, дип бу көнне дә исән күрергә.
Сине яратып, тормыш иптәшең Фидрат.
***
Уран авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган әниебез, нәнәебез, кодагыебыз Хәкимова Нурия Хәлиулла кызын күркәм гомер бәйрәме белән кайнар котлыйбыз.
Әниебез, сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телибез. Гел шатлыклы хәбәрләр генә ишетеп, тормышыбызга ямь өстәп, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, мул тормышта, әтиебез белән пар канатлы булып, бәхетле, озын гомер кичерергә язсын.
Син—безнең өчен яшәү өлгесе, олы терәк, киңәшче һәм ярдәмче. Юмартлыгың, сабырлыгың, акыллы киңәшләрең, һәрвакыт ярдәм итеп торганың өчен, ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Рәхмәт, дибез, әни, чын күңелдән, синең гомер—безнең горурлык. Кайчан кайтсак, мәрхәмәтең белән, каршылыйсың ачык йөз белән. Борчылулар булса, җиңеләя синең әйткән җылы сүз белән. Авыр чакта сиңа таянабыз, без бәхетле синең наз белән. Юбилеең котлы булсын!
Иң изге теләкләр белән, улың Владик, киленең Зөлфия, оныкларың Вадим, Лиана, улың Руслан, киленең Гүзәл, оныкларың Эвелина, Илназ, киявең Артур, кызың Ирина, оныкларың Арина, Артем, Бәйрәштән кодаң Альберт, кодагыең Наҗия.
Читайте нас: