+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 март 2019, 13:06

Дистанова Мәрзия Мөхәммәткамал кызы

Кәпәй-Кыбау авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган

инәкиебез, картәнкиебез Дистанова Мәрзия Мөхәммәткамал кызын 90 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Кадерлебез! Сиңа корычтай саулык, ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, күңел тынычлыгы телибез. Барыбыз өчен җылы учак, юмарт, изге күңелле һәм көчле рухлы булуыңа сокланабыз. Алдагы көннәреңдә дә шатлык-сөенечләргә төренеп, тормышыбызның яме булып, дөньябызны нурга күмеп, озын-озак яшә. Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа, тән сихәте бирсен гомергә. Насыйп булсын ныклы саулык белән, иминлектә җирдә яшәргә.

Иң изге теләкләр белән, кызларың Тәнзилә, Венера, киленең Әнисә, кияүләрең, 10 оныгың, 14 оныкчыгың.
Читайте нас: