+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 февраль 2019, 17:14

Иплелек һәм тырышлык үрнәге

Ата-бабаларыбыз хезмәт сөйгән кешеләрне гомер-гомергә хөрмәт иткән. Тырышлыкны, пөхтәлекне, тәртипне, максат куеп яшәүне тормышта иң мөһиме дип исәпләгән. Менә шундый кешеләр данлый да инде авылыбызны. Көндәлек тормышта җәмгыятьтәге эше, гаиләсе белән күпләргә үрнәк булган, сабыр кешеләр үзләре хакында сөйләргә яратмыйлар, чөнки алар бу сыйфатларны гадәти хәл дип кабул итәләр. Минем язмамның герое да—нәкъ шундый кеше.

1949 елның февралендә Яңа Карбаш авылында Тәзкирә һәм Габдулла Гарифуллиннар гаиләсендә өченче бала булып кызлары Заһира дөньяга килә. Аңардан соң янә өч сабый якты дөньяга аваз сала. Гаилә бик тә тырыш, уңган, авыл халкы өчен үрнәкле була. Балалар әти-әниләреннән үрнәк алып, хезмәт сөючән булып үсәләр. Габдулла абзый һәм Тәзкирә апа үзләрендә булган иң күркәм сыйфатларны: тыйнаклыкны, сабырлыкны, уңганлыкны, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтне балаларында да тәрбияләргә тырышалар. Габдулла ага балта остасы иде, йорт салды, өй эченә кирәк барлык мебельне үзе ясады, ул елларда бу һөнәр бик модада иде. Берсеннән-берсе кече алты бала, ашат, киендер, укыт, көчең генә җитсен! Уңган, тырыш, булдыклы гаиләдә балалары да эшкә өйрәнеп үсәләр.Һәр балага эш беркетеп бирелгән, әйтеп, кисәтеп тору юк. Көче җитмәгәненә зурраклары ярдәм итә. Каршы әйтү, тыңламау турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Балалар барысын да әти-әниләренең күз карашыннан аңлап торалар. Өйдә кычкырып дәшү, бер-берсенә авыр сүз әйтү, үпкәләшү—бу гаилә өчен бөтенләй ят күренеш. Бер карасаң, әти-әниләре гап-гади колхозчылар бит, ә тәрбия нинди искитмәле югары дәрәҗәдә куелган!

Габдулла ага гомере буе колхозда бригадир булып эшләде, хаклы ялга чыгар алдыннан халыктан сөт җыйды. Ә Тәзкирә апа яшьрәк чагында сатучы, соңыннан колхозда төрле эшләрдә булды. Үтә дә культуралы кешеләр иде, өйдә кигән киемне беркайчан да урамга киеп чыкмадылар. Малайларны әтиләре ир-ат эшенә, ә кызларны әниләре тегәргә, бәйләргә, чигәргә, аш-су әзерләргә өйрәтеп үстерделәр.

Башлангыч белемне Заһира Яңа Карбаш мәктәбендә ала. 1962 елда авылда 12 хуҗалык яна, халык кем кая булдыра ала, шунда күченә. Бу авыл хәзер юк инде. Ярты авыл, шул исәптән Заһиралар да Яңа Актауга күченә.

1963-64 елларда ул укуын Урзай мәктәбендә дәвам итә. Бу вакытта абыйсы Әнгам, апасы Тәслимә Бәләбәй педагогия училищесында укыйлар. Мәктәптән соң Заһира ике дә уйлап тормыйча документларын педучилищега тапшыра. Өчесе дә бу уку йортын «4» һәм «5» билгеләренә генә тәмамлыйлар. Училище тормышында актив катнашып, кайнап яшиләр. Фотолары үзләре киткәч тә училищеның «Почет тактасы»нда озак саклана, педагоглар күңелендә яхшы хатирә калдыралар бу тырыш егет-кызлар. Ул елларда гап-гади колхозчы гаиләсенә 6 баланы үстерү, укыту ай-һай җиңел булмагандыр. Шулай булуга карамастан, үтә дә әдәпле, уңган, ярдәмчел, өлкәннәргә карата игътибарлы булып үсәләр. Барысының теләге бер—уку, белем алу. Өчесе: Әнгам, Тәслимә, Заһира башкалабыз Уфада югары уку йортын тәмамлап, Люция, Әгъләм, Лиза махсус урта белем алып, алтысы да үз һөнәрләре буенча илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итәләр. Гаилә корып, балалар үстереп, укытып, әти-әни үрнәгендә тырышып дөнья көтәләр.

1968 елда Заһира Габдулла кызы юллама буенча Килем мәктәбенә эшкә тәгаенләнә. Солдат бурычын үтәп кайткан яшь егет Вячеслав Фаткуллин да бирегә эшкә килә. Ике арага дуслык күпере салына. Бер ел дуслашып йөргәннән соң, гөрләтеп туй ясыйлар. Тирән белемле, өлгеле укытучылар укучыларының сөюен, ата-аналарның хөрмәтен яулыйлар. Яшь, дәрманы ташып торган В.Фаткуллинны җитәкчеләр тиз искә алалар. Сәвәдебаш, Таулар мәктәпләрендә директор вазифасын башкара ул. Берничә елдан, әниләре олыгаю сәбәпле, туган авылына кайта. Шул ук елны мәктәпнең элекке директоры Гыйлем Нурулла улы Хәйруллин хаклы ялга китә. Вячеслав Фаткуллин Килемдә янә директор вазифасын башкара. Барлык көчен салып, яңа мәктәп төзетә. Хаклы ялга чыкканчы икесе дә Килем мәктәбендә эшлиләр. Өч балага гомер бирәләр. Уллары Илнур нефть университетын тәмамлап, күрше кызы Зимфирага өйләнеп, Себер якларында эшлиләр һәм яшиләр. Бер ул, бер кыз үстерәләр. Кызлары Гөлназ нефть университетын тәмамлап, республиканың салым органында эшли. Килем авылы егете Руслан белән бер кыз үстерәләр. Төпчекләре Гөлнур медицина юлын сайлап, башта техникум, аннан соң югары уку йортын тәмамлап, медицина өлкәсендә эшли. Тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр. Өчесе дә квартиралы, шәхси машиналары бар.

«Әти-әниебез 44 ел матур пар булып яшәделәр. Әниебез әтиебез өчен тормышта ныклы, ышанычлы терәк, киңәшче булды. Гомере буе без, әтиебез, дип яшәде. Ул үрнәкле әни, оныклары өчен сөеклеләрдән-сөекле нәнәй»,—диләр балалары.—«Бәхет сере—бары тик хезмәттә, уңыш нигезе—эш яратуда, тырышлыкта, дип өйрәтте ул безгә кечкенәдән үк. Һәм боларны ул гомере буе үз үрнәгендә исбатлады».

Кызганычка каршы, әтиләре биш ел элек бакыйлыкка күчте. Ялгыз, булуына карамастан, Заһираның ихатасына, йортына керсәң, үзеңне оҗмахтагыдай хис итәсең. Бөтен җирдә чисталык, тәртип, пөхтәлек, җиләк-җимеш, яшелчә үстерә. Күп итеп кош-корт асрый, умарта тота, гөлләр ярата. Буш вакытында бәйләм бәйли, тик утыруның ни икәнен белми.

Заһира Габдулла кызының намуслы хезмәте югары бәяләнде. «Русиянең халык мәгарифе отличнигы», «Хезмәт ветераны» ул, бихисап Почет грамоталарына лаек булды. Әмма аның өчен иң зур бүләк—яраткан укучыларының һәм ата-аналарның хөрмәте. Шушы көннәрдә бу абруйлы педагог үзенең күркәм юбилеен билгели.

Заһира Габдулла кызы! Киләчәктә дә ныклы саулыкта, җан тынычлыгында, һәр туган якты көнгә сөенеп яшәгез. Сез моңа бик тә лаексыз.

Финә ВАХИТОВА, Таулар авылы.
Читайте нас: