+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 февраль 2019, 17:16

Фаткуллина Заһира Габдулла кызы

Килем авылында яшәүче хөрмәтле педагогик хезмәт ветераны Фаткуллина Заһира Габдулла кызын күркәм юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.

Сез һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы укытучы булдыгыз—без Сезне чын күңелебездән ихтирам итәбез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Тормышка ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итегез. Балаларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын!
Тирән хөрмәт белән, Килем урта мәктәбе коллективы.
***
Килем авылында гомер итүче кадерле әнкәебез, нәнәебез Фаткуллина Заһира Габдулла кызын 70 яшьлек күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Әнкәй, дип әйтер кешең булу—нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса—уртак була, кайгыларың булса—югала. Уйлама әле, олыгаям, дип, шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең, урыннарың булсын гел түрдә. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, җаның тыныч булуын телибез. Син безгә терәк, барыбызга да кирәк булып, безнең дә игелек-изгелекләребезне күреп, күңел җылыбызны тоеп, озын, матур гомер кичерүеңне телибез. Гомер юлың озын-озак булсын, имин тормыш аны бизәсен. Кайгы-хәсрәт күрми генә, яшик шулай бергә-бергә. Сиңа рәхмәт сүзен, әнкәебез, белдерәбез туган көнеңдә. Үстердең син безне кеше итеп, олы рәхмәт барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән, балаларың Илнур-Зенфира, Гөлназ-Руслан, Гөлнур-Илшат, оныкларың Тимур, Алина, Азалия, Ильнар, Газыйм.
Читайте нас: