+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 февраль 2019, 17:22

Бәшәрова Вәкилә Сәрвәретдин кызы

Каран авылында яшәүче кадерле кодагыебыз Бәшәрова Вәкилә Сәрвәретдин кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп, туган көнең белән котлыйбыз. Шатлык белән озын гомер үтеп яшәвеңне генә телибез. Кояш кебек ачык, ягымлысың, нур чәчелә йөзеңнән. Уңганлыкны, чиксез юмартлыкны Ходай кызганмаган үзеңнән. Гомер юлың озын-озак булсын, имин тормыш аны бизәсен. Гомер юлың бәхет белән үтсен, авырлыклар бер дә килмәсен.

Иң изге теләкләр белән, кодаң Азамат, кодагыең Сәмәрә, Лилия, Линар.


Каран авылында яшәүче кадерле әниебез Бәшәрова Вәкилә Сәрвәретдин кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Фәрештәләр һәрчак юлдаш булсын, бәхет булсын һәрчак яныңда. Үтәр юлың сикәлтәсез булсын, изге дога йөртсен юлыңда. Таң җилләре искән минутларда, көн туганда якты нур булып, йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр барып җитсен сиңа гөл булып.

Иң изге теләкләр белән, Яңа Уренгойдан улың Илшат, киленең Айсылу.
Читайте нас: