+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 февраль 2019, 13:02

Гәрәева Нәфисә Хәйбрахман кызы

Күзәй авылында игелекле тормышта,

бар тирә-якка изгелек очкыннары чәчеп яшәүче, бу дөньядагы иң кадерле, иң якын кешебез, безгә гомер бүләк итеп, иркәләп-назлап үстереп, бар гомерен балаларына багышлаган кадерле әниебез, яраткан нәнәебез Гәрәева Нәфисә Хәйбрахман кызын гомер бәйрәме—туган көне белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Кадерлебез, син— безнең өчен мәңгелек нур сибүче кояш. Синең белән якты да, җылы да, рәхәт тә. Без синең акыллы киңәшләреңә таянабыз, көчле рухлы булуыңны хөрмәт итәбез. Без сагынып, ашкынып кайтканда кояш кебек балкып каршы алуың, мул табыннар корып, бергәләшеп утырулар—олы бәхет. Ходай шул бәхеттән безне аермасын. Рәхмәт, дибез сиңа чын күңелдән, синең гомер—безнең горурлык. Кайчан кайтсак, капка ачык, каршылыйсың ачык йөз белән. Авыр чакта җиңел булып кала синең әйткән җылы сүз белән.
Иң изге теләкләр белән, балаларың Тәлгать-Рәфисә, Илдар-Рәйсә, оныкларың Тимур, Илшат, Булат, Лилия-Женя, Амелия, Милана.
Читайте нас: