+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 февраль 2019, 13:11

Фәттахов Шамил Рәшит улы

Зур Өчтүбә авылында яшәүче кадерле

киявем, тормыш иптәшем, әтиебез, картәтием Фәттахов Шамил Рәшит улын матур бәйрәме—
60 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Якын кешебезгә күңелебездәге иң саф, матур теләкләребезне —озын гомер, ныклы тазалык, гаилә иминлеге һәм балаларының игелеген күреп, шатланып яшәвен телибез.Рухи ныклыкны зур итеп Ходай сиңа биргән тумыштан.Сыгылмыйча, батыр яшисең син, тәм, ямь табып шушы тормыштан.
Гаилә нигезе нык син булганга, рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың савап булып кайтсын үзеңә. Шатлык-куанычлар, сәламәтлек сине ташламасын, әти, гомергә. Йортыбызны җылытучы учак, нур сибүче кояш син безгә.Алдагы көннәрдә дә бәхетебез булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып, һаман шулай гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән, әбиең Филиса, тормыш иптәшең Рәфидә, кызларың Ирина, Ильмира, киявең Илшат, оныгың Әмирхан.
***
Туган авылыбыз Зур Өчтүбәдә авылында яшәүче бертуган энебез, абыебыз Фәттахов Шамил Рәшит улын туган көне белән чын йөрәктән котлыйбыз! Алдагы елларда туганыбызга саулык, тазалык, җан тынычлыгы, тормыш юлдашы Рәфидә белән балаларының, оныкларының шатлыкларын, игелекләрен генә күреп, озын, бәхетле гомер кичерүләрен теләп калабыз.
Кайчан кайтсак, өеңдә нур бөрки, каршылыйсың якты йөз белән.
Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә синең әйткән йомшак сүз белән.
Үтте гомер аккан сулар кебек, ә сулары кая җыела?!
Аккан сулар бергә кушыла-кушыла, барысы бергә коя диңгезгә. Туган йортка, туган нигезгә җыясың син шулай безне дә. Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен, югалтмыйсың әткәй нигезен. Син саклыйсың, һич кер кундырмыйча, туганлыкның изге һәр җебен. Бертуганнар – гел туганнар, бәхет белән алар атласын. Сез бер гөлнең чәчкәләре, диеп, Ходай үзе безне сакласын.
Бәйрәм теләкләре белән, Октябрьскийдан Әүфә апаңның һәм Илнур энеңнең, Раевкадан Флюра апаңның гаиләләре.
***
Зур Өчтүбә авылында яшәүче хөрмәтле кодабыз Фәттахов Шамил Рәшит улын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Алтмыш ел да үтеп киткән икән, сез дөньяга килгәннән бирле. Тормыш һаман хезмәт таләп итә, тормыш һаман матур һәм серле. Үрнәк итеп сөйли һәркем сезне, суынмасын йөрәк җылыгыз. Язлар белән бергә килеп җиткән куанычлы туган көнегез. Безнең теләк сезгә: 100 яшәгез, өзелмәсен җирдә сыегыз!
Иң изге теләкләр белән, кодаң Җәүдәт, кодагыең Лүзә, аларның балалары, оныклары.
Читайте нас: