+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 февраль 2019, 13:01

Фәһим Нурулла улы һәм Рәдифә Мөхәммәт кызы Мөхәммәдиевлар

Дөньяның бөтен тәмен, ямен тоеп, бер-берсенә гомер буе тугрылык саклап,

Дмитриевка авылында яшәүче газиз әти-әниебез Фәһим Нурулла улы һәм Рәдифә Мөхәммәт кызы Мөхәммәдиевларны бергә яшәүләренә 50 ел тулу—Алтын туйлары уңаеннан чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Сез 50 ел бергә гомер иттегез, авыр юлны бергә үттегез, барысы да уртак булды, кайгыларны бергә җиңдегез, бер шатлыкны ике иттегез. Киләчәктә дә тигезлектә, тынычлыкта, сәламәтлектә, балалар шатлыгында, оныклар куанычында озак еллар парлап яшәргә Ходай насыйп итсен үзегезгә. Биш көн кебек артта калган гомернең 50 елы. Шөкер, ихлас, матур узган тормышның ярты юлы. Ике агач озак яна, учак сүнми, күрегез. Олыгайган көнегездә уртак булсын түрегез.
Иң ихлас, изге теләкләр белән, бар балаларыгыз, кодаларыгыз, оныкларыгыз исеменнән, кызыгыз Рима, киявегез Илдар, оныкларыгыз Вадим, Тамерлан, Руслан.
Читайте нас: