+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 февраль 2019, 13:29

Башкортстан бәйрәм көтә

Республиканың 100 еллыгын

Көтеп ала бар халык.
Бу бәйрәм уңыш китерсен,
Китерсен ул зур шатлык.


Һәр район йомгаклар ясый
Үз районын бик мактап.
Тагы да яхшырак булсын, дип,
Тырышалар бар яклап.


Районыбыздан күмәкләп
Башкалага бардык кунакка.
Уңышларыбызны күрсәттек
Җыелган бар халыкка.


Районның җиде могҗизасы
Куела истәлеккә.
Ата-бабадан калган ул,
Калсын ул гомерлеккә.


Фольклориада бәйрәменә
Әзерләнә республикам.
Күп илләрдән кунак килә,
Гөрләп үтсен бу бәйрәм.


Президентыбыз Радий,
Уңышлар телик аңа.
Күзләр генә тимәсен,
Эше барсын гел алга.


«Без яхшырак булдырабыз»—
Дигән девиз куела.
Нигә безгә тырышмаска,
Башкортстан—гел алга!


Чәчкә атсын Башкортстан,
Һәр көн без алга барыйк,
Яңа уй-хыяллар белән
Яшәсен барлык халык.


Алга барыш күренә
«Яңалыклар» битендә.
Һәркемдә өмет уяна,
Шатлык балкый йөзендә.
Читайте нас: