+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 февраль 2019, 12:17

Ногъманова Вәсилә Исламгали кызы

Түреш авылында яшәүче кадерле әниебез, картәниебез

Ногъманова Вәсилә Исламгали кызын 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Кадерлебез, син—безнең өчен мәңгелек нур сибүче кояш. Синең белән якты да, җылы да, рәхәт тә. Без синең акыллы киңәшләреңә таянабыз, көчле рухлы булуыңны хөрмәт итәбез. Без сагынып, ашкынып кайтканда кояш кебек балкып каршы алуың, мул табыннар корып, бергәләшеп утырулар—олы бәхет. Ходай шул бәхеттән безне аермасын. Рәхмәт, дибез, сиңа чын күңелдән, синең гомер—безнең горурлык. Кайчан кайтсак, капка ачык, каршылыйсың ачык йөз белән. Авыр чакта җиңел булып кала синең әйткән җылы сүз белән. Авыр чакта сиңа таянабыз, безнең өчен һәрчак кирәк син.
Иң изге теләкләр белән, балаларың Радик-Лида, Рида-Зөлфәт, Лүзә-Мөнир, оныкларың Юлия, Владик-Гөлназ, Айнур, Азалия, Диана, Ильмир, бүләләрең Рания, Булат.
Читайте нас: