+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 февраль 2019, 12:12

Габдуллин Заһит Вәлиулла улы

Якуп авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, картәтиебез

Габдуллин Заһит Вәлиулла улын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Сиңа, кадерлебез, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы -хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, безнең күңел җылыбызны тоеп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә. Һәр яңа көн бәхет алып килсен, алсу таңнар күмсен шатлыкка. Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә, картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Рәйхана, кызларың Лена, Рәхилә, улларың Земфир, Рамил, киленең Илгизә, оныкларың Алсу, Альфир, бүләләрең Айдар, Алан.
***
Якуп авылында яшәүче кадерле җизнәбез Габдуллин Заһит Вәлиулла улын күркәм юбилее белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа, тән сихәте бирсен гомергә. Насыйп булсын ныклы саулык белән, иминлектә җирдә яшәргә. Күңел күгең һәрчак аяз булсын, читләп үтсен сагыш -борчулар. Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Иң изге теләкләр белән, Гизәр, Сания һәм балалар.
Читайте нас: